Центральная библиотека

15 май- Халыкара гаилә көне

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей
#НаратлыКичүавылыкитапханәсе
15 май- Халыкара гаилә көне. Гаилә - бәхет ачкычы. Ә кеше җиһанга бәхет өчен туа. Бәхет фәкать гаилә аша гына килә. 14 май көнне Наратлы-Кичү авыл җирлеге, мәдәният, китапханә хезмәткәрләре, "Әдәби хәзинә" берләшмәсе әгъзалары Салихов Гаптылхай абый һәм Әнисә апаны алтын туйлары белән котладык.
Хөрмәтле Гаптылхай абый, Әнисә апа! Сезне күркәм юбилеегыз - Алтын туегыз белән котлап, иң изге, якты теләкләребезне юллыйбыз.
Сез эшчән, киң күңелле, туган җанлыклы, дусларыгызга, хезмәттәшләрегезгә үрнәк гаилә. Туар таңнарыгыз тыныч, көннәрегез якты булсын. Аллаһы Тәгалә сезгә тигезлектә, балалар-оныкларыгызның игелеген, шәфкатен күреп, куанычлы, бәрәкәтле, мул тормышта сөенеп яшәргә насыйп итсен!