Центральная библиотека

"Утлы еллар кайтавазы"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#БөекҖиңү
#Бикбауавылкитапханәсе
Тормышның үз законы бар: еш кына яхшылыклар тиз онытыла, ә авырлык, кайгы, хәсрәт хәтердә мәңгегә уелып кала. Шуның өчен дә халкым чиксез булып тоелган 1418 куркыныч көнне бүгенгедәй хәтерли. Җирдә мәңгелек тынычлык булсын өчен, миллионнар һәлак булды. Шул сәбәпле кайда гына сугыш турында ишетсәк тә, йөрәкләребез сыкрый, җаныбыз әрни.
Бөек Җиңүгә -77 ел. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк, каһарманнарның сугышчан юлын өйрәник. Батырлар исеме буыннан-буынга күчә барсын.
Кирәкми безгә сугыш!
Кеше каны акмасын!
Бу сугыш хәтирәләрен
Тарих кына сакласын!
4 май көнне Бөек Ватан сугышының Җиңү көне уңаеннан "Утлы еллар кайтавазы" исемле китап күргәзмәсе һәм "Без сугыш теләмибез" дигән балалар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.