#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Укучыларөченмәдәният
#Әтрәклеавылкитапханәсе
2.04 .2022 көнне Әтрәкле авылы китапханәсе клуб белән берлектә, "Карга боткасы" бәйрәме үткәрде. Бу йола-бәйрәмне элек-электән үк безнең халкыбыз үткәреп килгән.
Ачылды ак калын юрган, Исте апрель җилләре. Кошлар кайта, сагындырган
Туып-үскән җирләре.
Көннәрен юлда үткәреп, Куанышып очалар. Канатларында күтәреп, Яз китерә ич алар. Чыннан да, элеккерәк чорларда, язны каргалар белән бергә килә дип ышанганнар.Алар очып кайтуга, балалар белән сөенешеп, урман-кырларга чыгып, төрле уеннар оештырганнар, боткалар пешереп ашап, калганнары белән каргаларны да "сыйлап" кайтканнар. Без дә балалар белән, халкыбызның милли йола-бәйрәмнәре,уеннары белән таныштыру, элеккеге мирасыбызга ихтирам тәрбияләү максатыннан, бу бәйрәмне оештырдык.
- Сайт: https://vk.com/public142138625
- Телефон: 8(85555) 3-12-05
- E-mail: mcbib@mail.ru
- Адрес: 423700 Республика Татарстан, г. Мензелинск, ул. Коммунистическая, дом 13