Центральная библиотека

"Каләм белән җиңдек дошманны"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#БөекҖиңү
#Бикбауавылкитапханәсе
"Каләм белән җиңдек дошманны" исеме белән китапханәдә Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар турында китап күргәзмәсе куелды. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк татар язучыларыннан иллеләп кеше фронтка китә. Соңыннан бу сан тагын арта. Башка милләт язучылары кебек татар әдипләре дә үзләренең бөтен көчләре белән дошманга каршы күтәреләләр. Алар сугышны зур фаҗига буларак кабул итәләр һәм шуны иҗатларында чагылдыралар. Сугышның беренче көннәрендә үк язучыларыбыз фронттан килгән борчулы хәбәрләргә үзләренең ялкынлы әсәрләре белән җавап бирделәр.
Фронтта 104 язучы булган,шуларның 31 туган җиренә әйләнеп кайтмаган. Алар арасында М.Җәлил, Ф.Кәрим, Г.Кутуй, А.Алиш, Н.Баян һ.б. бар. Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең һәм дошман тылында көрәшкән каләмдәшләренең батырлыгы бөтен дөньяга билгеле .