Центральная библиотека

"Мин-Тукайга киләм"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#Дәвекавылы китапханәсе
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей
Сөекле шагыйребез тууына 136 ел тулды. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши. Шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Шул уңайдан бездә Дәвек авыл китапханәсендә "Мин-Тукайга киләм" дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрдек. Бәйрәмдә мәктәп һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар катнашты. Күргәзмәдәге язучының китаплары балаларда зур кызыксыну уятты. 1 нче класс укучылары "Без - Тукай шәкертләре" дигән инцинировка күрсәттеләр. Балалар шагыйребезнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Бәйрәмдә 13 бала, 7 олы кеше катнашты.