Центральная библиотека

"Ут күздән сак булыйк! "

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#125летМензелинскойЦБС
#Юбилей
#НаратлыКичүавылыкитапханәсе
Татарстанда 25 нче апрельдән 15 нче майга кадәр янгын куркынычсызлыгы чараларына катгый режим кертелде. Шул уңайдан Наратлы-Кичү авылы китапханәсендә яшьләр белән "Ут күздән сак булыйк! " дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәдә МЧС хезмәткәре Бадрутдинов Фаил Мирзаһитович катнашты. Ул балаларга янгын булдырмау чараларын аңлатты, кагыйдәләр тупланган белешмәлек таратты. "Бурдан кала, уттан калмый" ди татар халык мәкале. Барысы да үзебездән тора. Янгынны сүндергәнче, аны булдырмау хәерле. Чарада 6 укучы бала, 2 олы кеше катнашты.