Центральная библиотека

"Диннең үзәге- иман"

#ТауастыБайларавылыкитапханәсе
#Рамазанае
#Иделбуехалыкларыныңисламдиненкабулитүенә1100ел
Ислам диненең терәге, айларның солтаны, гафу һәм барлык гөнаһлар пакьлану, күңелләрне сафландыру ае булган Рамазан ае.Татарстанда Идел буе Болгары дәүләтенең Ислам динен кабул итү көне 922 нче елның 21 мае исәпләнә. Шушы уңайдан Тауасты Байлар авыл мәчетендә "Диннең үзәге- иман" исемле мәгьлүмати сәгать уздырылды. Максат: ислам дине тарихына кызыксыну уяту.
Соңыннан ифтар ашы үткәрелде. Ифтар ашы җылы атмосферада үтте. Күңелләргә уңай, дустанә кичерешләр салды. Оештыручы авылдашларга һәм олылап килүчеләргә Аллаһның рәхмәтләре яусын, тоткан уразаларыбыз кабул булсын!