Центральная библиотека

"Габдулла Тукай - шагыйрләр солтаны"

#Россияхалыклармәдәнимирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#Укучыларөченмәдәният
#Гөлекавылы китапханәсе
Салкын кыш үтеп, яз житкәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә.
Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына ижат иткән. Шулай булсада ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның ижаты илебездәге төрки халыклар арасында искиткеч популяр. Аның тормышы һәм ижаты халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.
26 апрель көнне Гөлек авылы китапханәсендә "Габдулла Тукай - шагыйрләр солтаны" дип исемләнгән әдәби -музыкаль кичә үткәрдек, күргәзмә оештырдык. Анда Тукай ижатына багышланган китаплар, газета -журнал материаллары, шигырьләре тупланган иде.
Тукай ижаты, тормыш юлы,әкиятләрен, шигырьләрен сөйләделәр.
Кичә татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" жыры белән тәмамланды.