Центральная библиотека

"Тукай иленә сәяхәт"

#Россияхалыклырымәдәнимирасыелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Тукай2022
#НаратлыКичүавылкитапханәсе
Бу көннәрдә халкыбызның бөек улы Габдулла Тукайга багышланган кичәләр бара. Минзәлә Узәк китапханәсендә үткәрелгән "Тукай иленә сәяхәт" дигән шигырь бәйрәме узды. Наратлы-Кичү авыл китапханәсенең иң актив укучысы, "Әдәби хәзинә" берләшмәсе әгъзасы Салихова Әнисә Габдулловна Тукайның "Су анасы" шигыре белән катнашты. Олы яшьтә булуына карамастан Әнисә апа яшьләрчә җитезлеге, сәнгатьле сөйләме белән залда утыручыларны таң калдырды. Аңа сокланып кул чаптылар. Бәйрәмдә Әнисә апаны 2 номинациядә: "Иң өлкән катнашучы", "Тамашачылар мәхәббәте призы" котладылар. Шигырь бәйрәме бик күңелле, иҗади мавыктыргыч үтте. Оештыручыларга бик зур рәхмәт. Шулай ук Әнисә апага хәерле сәламәтлек, озын гомер теләп калабыз.