Центральная библиотека

«Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

«Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!” – Минзәлә үзәк китапханәсендә шигърият бәйрәме.
Бүген, 26 апрель көнне, үзәк китапханәдә татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган районкүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булып үтте.
Бәйгене, катнашучыларга уңышлар теләп, Минзәлә муниципаль районы “Авылара үзәкләштерелгән китапханә” директоры Ягафарова Резеда Нәҗип кызы ачып җибәрде.
Килгән һәркем үзе яраткан Тукай шигырьләрен һәм Тукай иҗатына багышлап үзләре язган әсәрләрен укыды: Исламова Гүзәлия Вилеевна (Хуҗәмәт), Кирамова Амилия Фаргизовна (Николаевка), Шарипова Алсу Вадимовна (медучилище), Маликова Рина Тагировна (медучилище), Сахабутдинова Гузалия Хакимулловна (Дәвек), Аксенова Елена Семеновна (Яңа Маҗын), Ибрагимова Фанила Гильмулловна (Тауасты Байлар), Хамматова Гузель Габдельахатовна (Иске Маҗын), Валиева Зифина Мирхазияновна (Матвеевка), Бекмурзина Марина Викторовна (Калтак), Мостаева Васима Васимовна (Тат. Мөшеге), Равилова Зульфия Асхатовна (Яңа Мәлкән), Сагдатуллина Гамиля Габдулхайевна (Аю), Шарафутдинова Тәнзилә Миниадиевна (Тулбай), Гарипова Тазерия Вакиловна (Коноваловка), Салихова Аниса Габдулловна (Наратлы-Кичү), Лебедева Рамзия Равильевна (Воровский ис.совхоз), Сибгатуллина Рамзия Ягфаровна (Иске Иркәнәш). Күпкырлы талант иясе Шайхуллин Расих Шайдуллович (Әтрәкле авылы) башкаруында Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырлар да яңгырады.
Чыгышларны төрле номинацияләрдә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Якиева Лениза Гавас кызы, Минзәлә районының күренекле шагыйрәсе Федотова Сәхия Галәлетдин кызы, Минзәлә районы газетасы каршында эшләп килүче “Сибелә чәчәк” әдәби берләшмәсенең җитәкчесе Пучкова Наҗия Фатхулла кызы бәяләде.
Җырлап торган Тукай теле, гаҗәеп бай Тукай иҗаты! Чиксез Тукай рухы! Тукай теле - туган телебез! Бүген бу телдә кошлар сайрый сыман, иген үсә сыман. Бүген шушы илаһи телдә без сөйләштек тә, җырладык та. Әйе, еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара.
Кичәбез, аралашулар ешрак булсын иде дигән изге теләктә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
Конкурстан фотолар https://vk.com/album-142138625_283760008