Центральная библиотека

"Тукай иленә сәяхәт"

#Россияхалыкларымә дәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#ЯңаМәлкәнавылкитапханәсе
26 апрель-бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне буларак билгеләп үтелә. Габдулла Тукай иҗаты балалар бакчасында да тирәнтен өйрәнелә. Яңа Мәлкән авылы китапханәсе "Ләйсән" балалар бакчасында "Тукай иленә сәяхәт" дип исемләнгән эчтәлекле әдәби кичә уздырды. Габдулла Тукай иҗаты белән балаларның телләре ачыла дисәк тә ялгыш булмастыр. Тукайның «Туган тел» шигырен белмәгән бала юктыр. Балаларны кыскача Г.Тукайның тормыш юлы,иҗаты белән таныштырдык, шигырьләрен һәм әкиятләрен укыдык.
Г.Тукай иҗаты балаларны хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга өйрәтә.