Центральная библиотека

"Кабатланмас иҗат"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Тукай2022
#Бикбауавылкитапханәсе
Чыннан да,Тукай исемен ишетүгә,һәр татарлыгың хәтер сандыгында сагынычлы хәтирәләр яңара.Халкыбызның мәшһүр улына,аның кабатланмас иҗат җәүһәрләренә карата кызыксыну хисе арта гына бара.Мәктәп бусагасын атлап кергәнче үк,татарлы Тукаебызның тылсымлы әкият дөньясына килеп юлыга."Коточкыч сачләреннән чишмә төсле су"аккан шыксыз Су анасын ай күләгәсендә шәйли.Бүре хәтле бүреләрне качарга мәҗбүр иткән тапкыр-хәйләкәр Кәҗә-Сарык өчен ихластан куана.Комсызлыгы,юләрлеге аркасында төп башына утырып калган Шүрәледән рәхәтләнеп көлә.Шул ук вакытта бераз җәллидә.Еллар үтү белән Тукай мирасы белән танышу даирәсе киңәя төшә.Әмма балачакта алынган тәэсирләр эзсез югалмый.Киресенчә, кадерле ядкарь булып саклана.
Милләтебезнең йөзек кашына,горурлыгына,намусына әверелгән шәхес хакында күпме генә бәяләнмәсен,барыбер дә аз булыр сыман.Тыңлаган саен тыңлыйсы гына килеп тора бөек әдип язмышын чагылдырган сәхифәләрне.
25 апрель көнне Бикбау авыл китапханәсендә Туган тел көне һәм Бөек Тукаебызның тууына 136 ел тулу уңаеннан "Кабатланмас иҗат" исемле күргәзмә куелды.Китап укучылар белән шигырьләрен,әкиятләрен укыдык.
Максат:Тукайның китапларына кызыксыну уяту, туган телебезне саклау.