Центральная библиотека

"Туган тел"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Тукай2022
#Әтрәклеавылыкитапханәсе
Апрель аенда һәр ел саен яраткан шагыйребез, әкиятчебез,туры,гадел язучыбыз Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Бу чара өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бердәй кадерле. Чөнки сабый чактан ук ,Тукайның "Туган теле"н, "Кәҗә белән сарык", "Шүрәлесе"н, "Су анасы" әкият-шигырьләрен ишетеп,укып танышабыз. Китапханәдә "Тукай безнең күңелләрдә" исемле чара нәкъ менә шушы әкиятләр белән балаларны якыннан таныштыру өчен оештырылды. Уенчык -персонажлар, геройларның характерларын тасвирлап,әкиятне танып белергә кирәк иде. Ә тапкач, тулысынча әсәрне укып чыктык. Давлетшина Алиса рус телендә "Туган тел", Нурисламов Ислам "Кызыклы шәкерт", Фазлиева Ралина "Шаян песи", Шайхразиева Инзилә "Бәхетле бала" шигырьләрен сөйләделәр.Татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән кичәбезне тәмамладык.Тукайның кыска гына гомерендә язып калдырган бай иҗади мирасы әле бик күп укучыларын илһамландырып, сөендереп, уйландырып үзенең дөньясына дәшеп торыр. Чараның максаты:
Тукайның китапларына кызыксыну уяту, туган телебезне саклау.