Центральная библиотека

"Почему Петра называют Великим?"

#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#годцифровизациивреспубликеТатарстан
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Бикбуловскаясельскаябиблиотека
23 нче апрель көнне, Россия императоры Петр I нең 350 еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында, Бикбау авыл китапханәсе "Почему Петра называют Великим?" дигән китап күргәзмәсе әзерләнде, әңгәмә үткәрелде, "Петр Великий" документаль фильмын карадык.
Күргәзмәдә төрле авторларның Бөек Петр турында язган әдәбият әсәрләре тәкъдим ителде: А.Толстой "Петр Великий", Н.И.Павленко "Петр Великий", В.И.Буганов "История России" һ.б.
Әңгәмә барышында Бөек Петр биографиясеннән бик күп кызыклы фактлар искә төшерделәр һәм белделәр.Петр I -нең Россия өчен башкарылган эшләрен барысын да санап бетерерлек түгел.Хәрби һәм Административ реформалар, сәнгать предприятиеләре барлыкка килү, Россиянең диңгезгә чыгуы, Фәннәр академиясе, беренче музей, беренче газета һәм беренче китапханә. Искиткеч бәйрәм Яңа ел, кофе, чәй, томат һәм бәрәңге дә безнең илгә беренче тапкыр нәкъ менә Петр I алып килгән.