Центральная библиотека

Экскурсия

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстанда цифровизацияелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Тулбайавылыкитапханәсе
Музейлар патриотик тәрбия үзәге. Безнең тормыш буген генә барлыкка килмәгән. Аның үткәне, борынгысы, тарихы бар.
22 апрель көнне Тулбай авылы китапханәчесе, укучылар һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасыры Сабирова С.белән берлектә, китапханәче Билалова Гөлсинә йортында урнашкан музейга экскурсиягә бардык. Авылдашларыбыздан жыелган борынгы әйберләр белән таныштык. Күп еллар китапханәдә эшләү дәверендә Гөлсинә апа, бу әйберләрне акрынлап авыл кешеләреннән җыеп барган. Укучыларга кыскача гына музей турында сөйләде, Хәзерге кул эшләре белән борынгы кул эшләрен турында аңлатты.
Музей материаллары - укучылар өчен үзе бер хәзинә. Халкыбызның рухи мирасын, аның тарихын өйрәнүдә балаларга чын мәгьнәсендә әхлак тәрбиясе бирә.