Центральная библиотека

"Без Тукай оныклары"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#125летМензелинскойМЦБ# юбилей
#Кадрәкавылкитапханәсе
Кадрәк авыл китапханәсендә Тукай көннәре дәвам итә. 22 апрельдә китапханәгә кечкенә дусларыбыз, Кадрәк "Ландыш" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килделәр. Балалар өчен "Без Тукай оныклары" дип исемләнгән шигырь бәйрәме уздырылды. Г.Тукай турында сөйләнде. Шигырьләре, әкиятләре белән таныштырылды. Шагыйрьнең әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән "Эш беткәч уйнарга ярый", "Гали белән Кәҗә" һәм башка мультфильмнары күрсәтелде . Лиана белән Динар "Кызыклы шәкерт", Лия "Гали белән Кәҗә" шигырьләрен яттан сөйләп күрсәттеләр.
Максаты: Балаларны Г. Тукайның иҗаты һәм китаплары белән таныштыру.