Центральная библиотека

Ифтар ашы

#НаратлыКичүавылыкитапханәсе
#Уразакүнелбәйрәме
#Рамазанае
#Иделбуехалыкларыныңисламдиненкабулитүенә1100ел
Ислам диненең терәге, айларның солтаны, гафу һәм барлык гөнаһлар пакьлану, күңелләрне сафландыру ае булган Рамазан аен мөселманнар көтеп ала. Быел Татарстанда Ураза 2 нче апрельдән 1 майга кадәр дәвам итәчәк. Ураза гаете 2 нче май көнне булачак.
20 апрель көнне Наратлы-Кичү авылы мәчетендә ифтар ашы үткәрелде. Ашка Минзәләдән олы кунаклар, Рәмзил хәзрәт тә килде. Ифтар ашы җылы атмосферада үтте. Күңелләргә уңай, дустанә кичерешләр салды. Оештыручы авылдашларга һәм олылап килүчеләргә Аллаһның рәхмәтләре яусын, тоткан уразаларыгыз кабул булсын!