Центральная библиотека

"Профилактика булган җирдә чир юк"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#ТауастыБайларкитапханәсе
#125летМензелинскойМЦБ
Кешенең иң кадерле, иң затлы, иң кыйммәтле байлыгы - аның сәламәтлеге. Ул шушы сәламәтлеген саклау өчен тырышырга тиеш. Шул уңайдан бүген авылыбыз фельдшеры белән берлектә "Профилактика булган җирдә чир юк" дигән темага профилактик чара уздырдык. Авылыбыз фельдшеры бик нык аңлатып, үрнәкләр китереп еш очрый торган чирләр турында сөйләде. Әңгәмәбез сорау-җавап белән үрелеп барды. Фельдшерыбыз Альбина Абудар кызы әңгәмә ахырында барыбызга да сәламәтлек теләп, вакытында табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты.