Центральная библиотека

"Экологик белем көне"

#Россияхалыкларымәдәнтмирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей
#Тулубаевская сельская библиотека
Экологик белем бирүдә әдәби әсәрләрнең әһәмияте зур. Язучыларыбыз, беренчедән булып табигатьне саклау турында иҗат итәләр. Җир-анага игелек, хөрмәт хисләрен уята, кошларны, җәнлекләрне яратырга, шәфкатьле булырга өндәп язалар. Табигатьне саклау-милләтебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләрне, рухи һәм тарихи байлыкларны саклау белән тыгыз бәйләнгән. Чөнки туган тел, әдәби һәм тарихи мирас газиз җиребездә барлыкка килгән.
15 апрель "Экологик белем көне" Тулбай авылы китапханәсе "Табигать уртак йортыбыз" темасына әнгәмә үткәрде. Яз ае, дару үсемлекләрен кайчан җыю, киптерү турында белдек. Китап күргәзмәсе оештырылды.