Центральная библиотека

"Тарихи ватанны саклыйк!"

#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#ГодцифровизациивРеспубликеТатарстан
#Новомелькенскаясельскаябиблиотека
18 апрель-Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне.Ул 1982 елда ЮНЕСКО каршындагы һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау мәсьәләләре буенча халыкара совет ассамблеясе тарафыннан оештырыла. Девизы:"Тарихи ватанны саклыйк!"
Бәйрәм тарихы 1924 елда башлана. СССРда тарихи кыйммәткә ия урыннарны хуҗалык максатларында кулланырга ярамаганлыгы хакында указ чыга. 1934 елда зур төзелешләр нәтиҗәсендә бу тыюлар туктатыла.
Тарихи мирасны саклау буенча киң хәрәкәт 1960 елларда башлана. 1966 елда Бөтенрусия тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәниятне саклау җәмгыяте оеша, ул максатлы рәвештә һәйкәлләрне паспортлаштыра башлый һәм дәүләт саклавына тапшыра.
Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне 1984 нче елның 18 нче апреленнән башлап билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле датага багышлап төрле чаралар үткәрелә, һәйкәлләр, тарихи урыннар тәртипкә китерелә. 18 апрель көнне Яңа Мәлкән авыл китапханәсендә дә һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көненә багышлап күргәзмә оештырылды. Безнең республикабыз тарихи, истәлекле урыннарга, архитектура корылмаларына бик бай. 
Максат: халкыбызның үткән тарихына карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.