Центральная библиотека

Күргәзмә

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Аюавылкитапханәсе

Аю авыл китапханәсендә язучы, тәнкыйтче һәм әдәбият галиме Г.Кашшафның тууына 115 ел тулу уңаеннан күргәзмә куелды. Киң катлау укучыларга Г.Кашшаф М.Җәлил иҗатын халыкка танытучы буларак билгеле, ул узган гасырның илленче елларыннан башлап бөтен гомерен М.Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышлый. Яшьлек дусты Ф.Кәрим аның киңәшләрен яшәү принцибы итеп ала. Гомумән Г.Кашшафны иҗатташ дуслары иң ышанычлы дус итеп таныйлар. Максат: Г.Кашшафның хезмәтләрен киң катлау укучыларга таныту.