Центральная библиотека

"Китаплы кич"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#НаратлыКичүавылкитапханәсе
Йолдыз Шарапова балалар язучысы, журналист буларак танылган шәхес. 10 апрельдә Йолдыз Шараповага 60 яшь тулды. Шул уңайдан Наратлы-Кичү авыл китапханәсендә китап укучылар өчен шагыйрәнең тормышы, иҗаты, китаплары белән танышу максатыннан "Китаплы кич" дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Күргәзмәдәге китапларны әбиләр оныкларына укырга яхшы дип таптылар. Кайбер шигырьләрен кычкырып та укыдылар һәм өйгә укырга алдылар. Катнашты 5 олы кеше.