Центральная библиотека

"60 яшьлекләр иҗаты"

#тугантелләрһәмхалыклармәдәнимирасыелы
#125летМензелинской МЦБ#юбилей
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Китапханәдә апрель ае язучы-шагыйрьләре -юбилярлары иҗатын яктырткан "60 яшьлекләр иҗаты" исемле күргәзмә куелды һәм укучыларга тәкъдим ителә. Шигърияткә үз тавышы, үзенең әйтер фикере белән килеп кергән шагыйрь Ләис Зөлкәрнәйнең лирик герое эчке бер яктылык белән укучыны җәлеп итә.Тормышның матурлыгы булган мәхәббәт темасы, балалары төрле тарафларга китеп, авылларда ялгыз картаеп баручы өлкәннәр язмышы да шагыйрь иҗатында урын тапкан.Аның иҗатында тарихи шәхесләр дә, поэзиябездәге якты йолдызларга багышланган әсәрләр дә әһәмиятле урын алып тора.
Татар шагыйрәсе, бик күп популяр җыр текстлары авторы Сания Әхмәтҗанованың иҗатында милләт язмышы, кешенең рухи иминлеге, яшәү мәгънәсе, хатын-кыз язмышы темалары өстенлек алып тора. Йолдыз Шәрәпованың иҗаты тулысынча балалар шигъриятенә багышлана дисәк тә, "Мәдәни җомга"ның 13 санында дөнья күргән "Таркалуны көткән чакта, кирәк безгә берләшү" дигән шигырьләре тупланмасы шагыйрәнең өлкәннәр өчен дә кыю фикерләр җиткерүен күрсәтә.
Китапханәче юбилярларның иҗаты белән таныштырды, шигырьләре укылды.