Центральная библиотека

"Зәңгәр галәм киңлекләрендә"

#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#Поехали!#Мечтыокосмосе
#ДеньКосмонавтики
#Подгорнобайларскаясельскаябиблиотека
Элек-электән йолдызларның серле җемелдәве hәм күкнең чиксезлеге кешеләрне үзенә җәлеп иткән. Кешеләрнең күк серләрен өйрәнү өчен кош кебек очасылары килгән. 1961 нче елның 12 апрелендә,дөньяда беренче буларак,бортына кеше утырган "Восток" космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды.Бу кеше - очучы - космонавт Юрий Алексеевич Гагарин иде.Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.Космонавтика көне уңаеннан Тауасты Байлар авыл китапханәсендә "Зәңгәр галәм киңлекләрендә" дигән китап күргәзмәсе төзелде.Китап укучылар белән космонавтика көненә багышланган викторина үткәрелде. Балалар барлык сорауларга да бик актив җавап бирделәр. Максат:Укучыларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү, космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт тәрбияләү.