Центральная библиотека

"Байконур космодром һәм хәрби хезмәткәр ветераны"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#Дәвекавылыкитапханәсе
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей
#Поехали!, #Мечтыокосмосе#ДеньКосмонавтики.
Элек - электән йолдызларның серле җемелдәве һәм күкнең чиксезлеге кешеләрне үзенә җәлеп иткән. Кешеләрнең күк серләрен өйрәнү өчен кош кебек очасылары килгән. Авылдашыбыз Нуриев Мирхасыйм Миннәхмәт улы да нәкъ шул теләктә үскән һәм хыялларын тормышка ашыру өчен Саратов өлкәсе Вольск хәрби училищесына юл ала. Ул киләчәк тормышын хәрбилектән башка күз алдына китерми. 23 ел дәвамында хәрби частьта хезмәт итеп, 1992 елны Мирхасыйм Миннәхмәт улы Нуриев "Байконур космодром һәм хәрби хезмәткәр ветераны" билгесе белән бүләкләнә.. Китапханәдә авылдашыбыз истәлегенә стенд ясап куелды.Очрашуга Мирхасыйм абыйның яшьтәше Шамсетдинов Нәкыйп абыйны чакырдык. Ул балаларга кечкенәдән ничек дус булып, спорт белән шөгыльләнеп үсүләре турында сөйләде. Китапханәгә килгән һәркем аның белән горурлана.