Центральная библиотека

"Наркотиксыз тормыш"

#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#Верхне-Юшадинскаясельскаябиблиотека
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Деньздоровья
7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан 9 апрель көнне Югары Юшады авыл китапханәсендә "Наркотиксыз тормыш" исеме астында китап күргәзмәсе төзелде һәм яшьләр белән әңгәмә узды. Китапханәче безне барыбызны да куркуга салган зур афәт-наркотикның организмга ничек зарарлы икәнен, наркотик матдәләр куллануның нәрсәгә китерүе турында мәгълүмат бирде. Спорт, музыка, сәнгать, хезмәт белән дус булырга өндәде.Бу афәтне булдырмау өчен иң беренче чиратта көрәшергә кирәклеген аңлатты.
Максат:наркотикның зарарлыгын аңлату. Яшьләрдә сәламәт яшәү рәвеше алып бару омтылышы тәрбияләү.