Центральная библиотека

"Җирдәге якты йолдыз"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскояйМЦБ#юбилей
#Бикбауавылыкитапханәсе
Танылган язучыбыз,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты , Йолдыз Шәрәповага 10 апрельдә 60 яшь тула . Шул уңайдан китапханәдә "Җирдәге якты йолдыз" исемле күргәзмә куелды, шигырьләре кычкырып укылды.
Йолдыз Шәрәпова - балалар күңеленә хуш килгән күп шигъри китаплар авторы . Аның балалар психологиясен нечкә тоеп, дөньяны тану-кабул итүдә бала аңындагы индивидуаль үзенчәлекләрне аңлап-белеп,үз күңеле аша уздырып,йөгерек тел белән язган шигырьләрендә юмор да,гыйбрәт тә,моңсулык та табигый рәвештә бергә үрелеп бара.Чыннан да,ул - йолдызлардан сибелгән нурларны туплаган яктылык чыганагы.
Максат:балаларны язучыларның әсәрләре белән кызыксындыру,иҗатларына хөрмәт һәм китапка мәхәббәт тәрбияләү.