Центральная библиотека

"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#ЯңаМәлкәнавылкитапханәсе
#Бөтендөньясәламәтлеккөне
Бөтендөнья сәламәтлек көне – үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәр кешенең шәхси бәйрәме! Аның әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсәбезне – саулыгыбызны саклау кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерә. Бүгенге коронавирус белән бәйле шартларда һәркайсыбызның үз саулыгы турында кайгыртуы аеруча актуаль мәсьәлә. Бәйрәмне 1948 елда билгели башлаганнар, 7 апрельдә бәйрәм итә башлауның сере гади – бу көнне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының уставы дөнья күргән.
Бүген бәйрәмне дөньяның 194 илендә билгелиләр. Бу көнне бар илләрдә дә диярлек сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, саулыкка багышланган листовкалар тарату, спорт чаралары үткәрү, мохтаҗларга ярдәм итү кебек файдалы эшләр башкарыла.
Яңа Мәлкән авыл китапханәсендә "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" исеме белән китап күргәзмәсе ясалды, китап укучыларга тәкъдим ителә.