Центральная библиотека

"Җиләк- җимеш һәм яшелчәләр сәламәтлек дуслары"

#ГодКультурногоНаследияНародовРоссии
#125летМезелинскойМЦБ
#деньздоровья
#Аюскаясельскаябиблиотека
7 апрель көнне Аю авыл китапханәсе "Миләшкәй" балалар бакчасында, Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, "Җиләк- җимеш һәм яшелчәләр сәламәтлек дуслары" исеме астында сәламәтлек дәресе үткәрде.
Китапханәче Ахметзянова В.В. балаларга матур һәм сәламәт булу өчен кирәкле витаминнар һәм микроэлементларның нинди яшелчәләрдә һәм ризыкларда булуын аңлатты. Сәламәтлек темасына "Салават күпере" журналында чыккан язмалар белән таныштырды.
Максат: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.