Центральная библиотека

"Күңел ачкычы"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей#Әтрәклеавылкитапханәсе
Бүгенге катлаулы тормышта көлкегә урын бармы? Көлке терапиясенең гомерне озынайту, кәефне күтәрү, бетмәс - төкәнмәс көч - егәр бирү сәләтен тоеп яшәүчеләр барыбер күп алар. Чөнки авыр хәлләрдән чыгар өчен дә, кешегә күңел күтәренкелеге кирәк, бер - береңне ныграк аңлау өчен дә юмор аша фикереңне ишеттереп була.Татар халкында юмор бармы, көләргә яратабызмы без, дигән сорауларга җавап бирердәй итеп, китапханәдә китап күргәзмәсе ясап куелды, һәм укучыларга тәкъдим ителә. Юмор, сатираның төп үзәге булган, 1923 елда ук чыга башлаган "Чаян" журналын, кечкенәдән ишетеп үскән Хуҗа Насретдин мәзәкләре, татар фольклорының иң яхшыларын гына туплаган "Күңел ачкычы" исемле китапларны укучыларыбыз бик яратып укыйлар. Димәк, 1 апрель -Көлке көне әле бик актуаль. Чөнки тормышта барыбыз да мондый хәлләрдә калгалыйбыз бит.