Центральная библиотека

"Хатын - кызның күрке-яулык"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#Дәвекавылы китапханәсе
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей
Китапханәдә "Хатын - кызның күрке-яулык" дип аталган очрашу булды. Сүзебезне яулык тарихы белән таныштырудан башладык. Яулык кына дисәң дә, аларда тарих чагыла:төсе,бизәкләре, тукыманың сыйфаты һәрберсе үз чорының үзенчәлеге турында сөйли. Яулыклар аша чорлар белән чорларны бәйләдек, узганнарга кайтып килдек. Хак әйтәләрдер, тарих яшәгәндә, йолалар
сакланганда, милләт яши. Кызлар яулык бәйләү ысулларын күрсәттеләр. Ни генә дисәң дә яулык хатын - кызны бизи, үзенә генә хас образ тудыра.