Центральная библиотека

"Кошлар безнең дусларыбыз"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Тулбайавылыкитапханәсе
#Халыкаракошларкөне
Язын бакчага кайталар кошлар,
Безнең кадерле канатлы кошлар.
Кошлар табигатьнең күрке, ямьле нәфис гәүдәле, ялтыравыклы, гүзәл кошлар үзләренең матурлыклары, күңелгә ята торган җыр моңнары белән күңелебезне күтәрә, тормышыбызны бизи. Агачларны, үсемлекләрне үрчетүгә ярдәм итә, корткыч бөҗәкләрдән саклыйлар.
Тулбай авылы китапханәсе балалар бакчасы белән берлектә "Кошлар безнең дусларыбыз" дигән темага әнгәмә үткәрде. Балалар киселмә материаллардан кош рәсемнәрен җыйдылар. Кышлаучы кошларны һәм җылы яктан кайтучы кошларны исемләп өйрәндек. Китапханәдә күргәзмә оештырылды.