Центральная библиотека

Канатлы дусларыбыз

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Әтрәклеавылкитапханәсе
#халыкаракошларкөне
Без яшәгән Татарстаныбызда ел фасыллары гел алышынып тора. Чәчәкле җәйләрне алтын көзләр, салкын кышларны кояшлы, гөрләвекле язлар алыштыра.Менә хәзер бездә шушы чор хакимлек итә. Салкыннар башлануга, җылы якларга очып киткән кошлар туган якларга әйләнеп кайта башладылар.Инде кара каргалар күптән кайтып оялар корып куйдылар. Сыерчыклар шушы көннәрдә кайтып җитәрләр дип, бик күпләр матур итеп оялар әзерләп куйды. Китапханәдә балалар белән, канатлы дусларыбыз - кошкайлар турында чара үткәрдек. Балалар бик тырышып, рәсемнәр ясадылар. Китапханәче белән бергә, кошлар турында яңа информацияләр, байтак укучыларыбыз китаплар алдылар. Балалар үзләре белән булган, кошларга кагылышлы төрле хәлләре белән уртаклаштылар.Чараның максаты: балаларда табигатькә, төрле җан ияләренә- бу очракта- кошларга мәрхәмәтле булырга, алар турында мәгълумат тупларга өйрәтү.