Центральная библиотека

"Язны сәламли кошлар"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#ЯңаМәлкәнавылкитапханәсе
4 апрель көнне Яңа Мәлкән авыл китапханәсе "Ләйсән"балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән "Язны сәламли кошлар" исеме астында экологик сәгать үткәрде. Китапханәче балаларга кошлар, аларны саклау турында сөйләде. Балалар рәсемнән кошларны тануда актив катнаштылар, буягыч альбомнан кош рәсемнәре буядылар, кискән фигуралардан кош ясадылар, китаплар белән таныштылар.
Максат: балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, туган җиребезне ярату кебек хисләр тәрбияләү.