Центральная библиотека

Апрель - кошлар ае.

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#Дәвекавылы китапханәсе
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей
Апрель - кошлар ае. Аларның күпчелеге безгә шушы көннәрдә очып кайта. Кошлардан башка табигать җансыз. Күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Дәвек авылы башлангыч класс укучылары белән кошлар көне уздырдык. Балаларга кошларның ничек итеп иген - кырларны, үсемлекләрне һәртөрле корткычлардан саклавын аңлаттым. Кыскача һәр кош турында сөйләдек. Балалар белән берлектә бездә кышлаучы бәзгә җылы яктан килүче кошларны танып белү уены уйнадык. Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклый.