Центральная библиотека

"Китаплы балачак илендә"

#Россияхалыклармәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#Балаларһәмяшүсмерләркитапларыатналыгы
#ЯңаМәлкәнавылкитапханәсе
23 март көнне Яңа Мәлкән авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы уңаеннан "Китаплы балачак илендә" исеме астында китап күргәзмәсе төзелде һәм балалар белән очрашу узды. Балаларга балалар китаплары атналыгы тарихы турында сөйләнелде. Балалар ел фасылларын искә төшереп,алар турында табышмакларга җаваплар таптылар, күргәзмәдән үзләренә ошаган китаплар алып, кычкырып укыдылар. Аннан инде бик теләп шашка уены уйнадылар. Укырга китаплар алдылар.
Максат: балалар китапларын пропагандалау, сөйләм телен үстерү, балаларның ялын күңелле итеп уздыру.