Центральная библиотека

"Тапкырларга - табышмак"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#язгыканикул
#балаларкитабыатналыгы
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Китапханәдә балалар китабы атналыгы бара. Бүгенге очрашуыбыз "Тапкырларга - табышмак" дигән исем белән үтте. Китапханәче балаларны табышмак китаплары, табышмакларның төрләре белән таныштырды. "Татар халык табышмаклары", С.Рәхмәтуллинның "Сандыктагы хәзинә", Н.Әхмәдиевның "Мырауҗанның туган көне" исемле китаплардан алынган табышмакларга җаваплар эзләдек. Икенче өлешендә, әкият персонажлары турында сорауларга җавап бирү булды. Һәр сорауга җавапны биргәндә, әкиятне искә төшердек.
Соңыннан хәрәкәтле уеннар, өстәл уеннары уйналды.