Центральная библиотека

Начар гадәтләр көннән-көн күбәя бара

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Бикбауавылкитапханәсе
Начар гадәтләр көннән-көн күбәя бара.Элегрәк аракы эчү,тәмәке тарту начар гадәт булып саналса,бүген инде алар янына яңалары өстәлде: наркотиклар куллану, токсикомания,компьютерга,телефонга,комарлы уеннарга бәйлелек һәм башкалар.Әлеге баскычлар түбәнгә таба,упкынга төшүче юл.Һәм без бу юлдан баш тарта белергә тиеш.Кеше һәрчак камиллеккә омтылырга,начар гадәтләрдән котылырга тиеш.Кимчелекләргә,начар гадәтләргә каршы көрәшкәндә һәркем үз-үзен яхшырак аңлый,үзенең ихтыярын чыныктыра,тәртипле булырга өйрәнә.Үз-үзеңә биргән сүзне үтәсәң,димәк,син яхшыны яманнан аерырга,үз-үзеңә хуҗа булырга өйрәнгәнсең дигән сүз.Бүген китапханәдә "Начар гадәтләр һәм сәламәтлек" турында әңгәмә үткәрелде.Китапханәдә яман гадәтләргә каршы пропаганда алып бару,яшьләрне тәрбияләүдә кирәкле чараларның иң мөһиме булып тора.Чара барышында авылыбыз шәфкать туташы Шайхуллина Г. бу начар гадәтләрнең килеп чыгуы һәм алар белән көрәш чаралары турында сөйләде.Гыйбрәтле вакыйгалар турында сөйләнде,файдалы мәгълүмат язылган буклетлар тәкъдим ителде. Тормышның кадерен белик!Ныклы ихтыяр көченә ия булыйк!Кирәк чакта "ЮК!" сүзен әйтә белик!
Максат: Балаларны начар гамәлләр эшләргә яратучы бәндәләрдән саклау һәм яклау;көчле рухлы булырга өндәү;сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.