Центральная библиотека

Рәшит Гәрәй

Билгеле булганча, 2021 нче елның 28 нче сентябрендә Минзәлә үзәк китапханәсе бинасында якташ шагыйребез Рәшит Гәрәйнең яңартылган музее кабат эшли башлады. Бу көнне музей ачылу тантанасына бик күп мәртәбәле кунаклар килде. Алар арасында Рәшит абыйның туганнары - бертуган энесе Мулланурның улы Хәмәтнур һәм аның тормыш иптәше Рая да бар иде. Алар тантана барышын зур дулкынлану белән тыңладылар, горурланып үзләренең бик җылы истәлекләре белән уртаклаштылар. Кайтып киткәндә, Хәмәтнур абый: ”Без әле монда кабат киләчәкбез. Мин монда башка туганнарымны да, балаларымны һәм оныкларымны да алып киләм әле,” – дигән иде. Алар әйткән сүзләрендә торганнар.
25 нче март көнне китапханәнең Рәшит Гәрәй музеенда без кабат Хәмәтнур абый, аның тормыш иптәше Рая ханым һәм энесенең кызы Нурия ханымнар белән очраштык. Кунаклар бүген тагын бер тапкыр зур кызыксыну белән музейдагы экспонатларны карадылар, һәр стенд янында озаклап туктап, үзләренә таныш булган кешеләр, вакыйгалар турында сөйли-сөйли, җентекләп, карап чыктылар, шагыйрь абыйларын яратып, ихлас җылылык һәм дулкынлану белән искә алдылар. Музейның бизәлешенә, стенларның эчтәлегенә соклануларын белдерделәр. Рәшит Гәрәйнең истәлеген саклаучы Минзәлә төбәгенә, аеруча үзәк китапханәгә,аның хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Шагыйрьнең хатыны - музейның оешуына һәм ачылуына тиңсез зур өлеш керткән, музей өчен бик күп экспонатлар, шагыйрьнең шәхси әйберләрен бүләк иткән Мөнирә апаның сәламнәрен һәм ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. ”Үз кулым белән тапшырган экспонатлар музейда үз урыннарын тапты, алар язмышы өчен минем күҗелем тыныч, Минзәлә китапханәсе хезмәткәрләренә минем ышанычымны аклаган өчен зур рәхмәтләремне белдерәм ”. Мөнирә апаның әлеге сүзләрен ишетү - безнең өчен зур сөенеч һәм мәртәбә.
Хәмәтнур абый белән Нурия ханым, музейга бик кадерле бүләкләр белән килгәннәр. Әлеге бүләкләр арасында гаилә архивыннан Рәшит абыйның тормышы белән бәйле берничә фоторәсем һәм “Чулман дулкыннары” һәм “Таң йолдызы” газеталарының 1991 нче елда басылып чыккан берничә саны бар. Газеталарның әлеге саннарында Рәшит Гәрәйнең 60 яшьлек юбилеена багышланган мәкаләләр басылган. Алар шулай ук шагыйрьнең 1948 нче елда язылган “Кибән куючы карт” шигыренең кулъязмасын һәм Хәмәтнур абыйның кызы Гөлнарага Рәшит абый бүләк иткән каләмен дә музейга тапшырдылар. Чиксез кыйммәткә ия булган әлеге экспонатлар өчен кунакларыбызга чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Әлеге экспонатлар музеебызда, һичшиксез, үзләренең лаеклы урыннарын табачак.
Без музеебызга килгән кунакларга һәрвакыт шат. Якташ шагыйребез мирасын бер урында туплау максатыннан, шагыйрь исеме белән бәйле истәлекләр, кулъязмалар һәм экспонатларны көтеп калабыз.