Центральная библиотека

"Китап дусларын эзли! "

#Россияхалыклармәдәнимирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#Балаларяшүсмерләркитабыатналыгы
#НаратлыКичүавылыкитапханәсе
24 март көнне Наратлы-Кичү авыл китапханәсе балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын "Китап дусларын эзли! " дигән китап бәйрәме белән ачып җибәрде. Балалар китабы бәйрәме тарихына килсәк, ул авыр сугыш елларына туры килә. Лев Кассель балалар өчен бәйрәм ясый, кечкенә китаплар да тараталар. Шул көннән соң ел саен балалар китабы атналыгы үткәрелә башлый. Бүген китапханәдә балалар белән балалар әсәрләренең геройларын таптык, саннар кергән әсәрләрне эзләдек, әкият геройларының булыштык, китапны дөрес куллану кагыйдәләрен кабатладык, шигырьләр укыдык.
Максат: балалар китапларын пропагандалау, сөйләм телен үстерү.