Центральная библиотека

“Нәүрүз: йолалар һәм гореф гадәтләр”

#Россияхалыклармәдәнимирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#Аюавылыкитапханәсе
23 март көнне Аю авыл китапханәсендә “Нәүрүз: йолалар һәм гореф гадәтләр” исеме астында фольклор сәгате үткәрелде. Китапханәче Нәүрүз бәйрәменең тирән тамырлары белән таныштырды.Ул Иранда һәм Әфганстанда кулланылган кояш йөреше белән исәпләнелә торган ел хисабы буенча яшәгән, борынгы иранлы һәм төрки халыкларының ышануларына бәйле чара, язгы көн-төн тигезлеге чорына туры килә.
2009 елдан ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертелә. Болгар илендә Исламның таралуына карамастан, борынгы бабаларыбыз үз мәдәни мирасына хөрмәт йөзеннән бәйрәм итүне дәвам иткән. Нәүрүз бәйрәме милли уеннар, ярышлар, ат чабышлары белән үткәрелгән. Кешеләр үзара булган үпкәләрен гафу иткән, дуслашу билгесе итеп бер-берсенә бүләкләр бирешкәннәр.
Максат: мәдәни мирасны барлау. Википедия Интернет чыганагы мәгълүматлары кулланылды.