Центральная библиотека

"Күңелләргә шигырь кирәк"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей
#ЯңаМәлкәнавылкитапханәсе
21 март- Бөтендөнья шигърият көне. Шигърият илләрне, халыкларны берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Шул уңайдан авыл китапханәсендә "Күңелләргә шигырь кирәк" дигән күргәзмә ясалды. Дусай-Кичү авыл клубында шигърият сәгате узды.Китап укучыларга әлеге көн тарихы хакында мәгълүмат бирелде һәм шагыйрьләребезнең шигырьләрен кычкырып уку уздырылды.
Максат:әдәбиятта шагыйрьләрнең иҗатларын өйрәнү, аларны халыкка таныту.
Шулай ук "Ләйсән" балалар бакчасында
"Шигърият бакчасында” дип исемләнгән шигырь бәйрәме уздырдык. Чара китап күргәзмәсенә күзәтүдән башланып китте. Кече яшьтәге китап сөюче дусларны матур рәсемле, җәлеп итә торган китаплар белән таныштырылды, ә балалар исә үзләренең шигырләрен сөйләп таң калдырдылар. Әлеге очрашуда балалар өчен иҗат ителгән И.Иксанова,Г.Морат, Ленар Шәех, Флера Тарханова кебек шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады.