Центральная библиотека

"Нәүрүз"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#ЯңаМәлкәнавылкитапханәсе
Салкын кышлар үтеп, язгы кояш җылы нурларын мул итеп сибә башлаган көннәрдә ,көн белән төн тигезләшкән вакытта, безнең халкыбыз "Нәүрүз" бәйрәмен үткәргән. Ул бәйрәмгә яз кызы гүзәл Нәүрүзбикә килә. Менә шуңа күрә, Нәүрүз ул – тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм.
Әби- бабайлардан ук безгә килеп җиткән бу йола бәйрәмен Дусай-Кичү авылы клубы белән берлектә бик матур итеп оештырдык. Яз кызы- Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай килгән кунаклар белән ике командага бүленеп төрле кызыклы уеннар уйнадык. Кыш бабай бик хөрмәтләп озатылды.Ә соңыннан инде Нәүрүз боткасы ашап, коймаклар, күчтәнәчләр белән чәй эчтек. Яз җиребезгә тынычлык, муллык, күп шатлык- сөенечләр алып килсен дигән теләкләр белән карачкы яндырылды.