Центральная библиотека

"Яшь организмга никотинның зыяны"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Аюавылыкитапханәсе
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей
16 март көнне Аю авыл китапханәсе мәктәп укучылары өчен "Яшь организмга никотинның зыяны" исеме астында сәламәтлек дәресе үткәрде. Китапханәче тәмәке тартканда барлыкка килүче агулы мәтдаләр һәм аларның кеше организмына зарары турында сөйләде. Яшүсмерләрдә бик тиз начар гадәткә бәйлелек барлыкка килүен кисәтеп үтте.
Максат: тәмәке тартуга карата тискәре караш тәрбияләү.
Бурыч: балаларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.