Центральная библиотека

"Мирасы халык күңелендә"

#Россияхалыклармәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#ЮгарыЮшадыавылкитапханәсе
14 мартта Югары Юшады авыл китапханәсендә Галимҗан Ибрагимовның 135 еллыгына багышлап "Мирасы халык күңелендә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм "Ханымнар" берләшмәсенең чираттагы очрашуы узды. Әдәбиятыбыз тарихында аеруча изге hәм кадерле исемнәр бар. Шуларның берсе, hичшиксез, Галимҗан Ибраhимов.Ул олуг әдипләребез белән бергә, татар әдәбияты үсешенә аеруча зур өлеш керткән hәм олы мирас калдырып киткән язучыларыбызның берсе. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Хикәяләреннән өзекләр укыдык. Максат:Язучының биографиясе белән таныштыру, иҗатына мәхәббәт уяту.