Центральная библиотека

Сигезенче март

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#8март
#ЮгарыЮшадыавылкитапханәсе
Җылы кояш нурларына төренеп,йөгерек гөрләвекләре белән язның беренче ае-март та килеп җитте.
Барыбызга да билгеле әлеге айның иң матур иң олы бәйрәме - Сигезенче март - Халыкара хатын - кызлар көне.
Югары Юшады авыл китапханәсендә
Халыкара хатын - кызлар көненә багышланган кичә "Иң кояшлы көн бүген." дип аталган исем астында үтте. Килгән кунаклар үзләренең ризыкка, җырга, биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм өстәл артында күңелле уеннар белән дәвам итте.
Хөрмәтле гүзәл затлар!Табигатьнең суыктан җылылык чорына омтылган мизгеленә туры килгән бәйрәмегез һәрвакыт җылы матур истәлекләр генә калдырсын.Язмышыгыз нурлы,назлы булсын,
Җанда булсын саулык,бәрәкәт!