Центральная библиотека

"Аналарның ак күңелләре"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Бөтендөньякычкырыпукукөне
#Бикбауавылкитапханәсе
Ел саен март аеның тәүге чәршәмбесе "Бөтендөнья кычкырып китап уку көне" буларак билгеләп үтелә.Якынлашып килүче бәйрәм гүзәл затларыбыз - Хатын - кызлар,әниләр бәйрәме буларак безнең китапханә дә республикабызда узучы шушы акциягә "Аналарның ак күңелләре" дигән чара белән кушылды.Авылыбызның каләм осталары иҗатларыннан китап күргәзмәсе куелды һәм күзәтү ясалды.Әниләргә,хатын-кызларга атап язылган шигырьләрен укыдык.
Кычкырып китап уку, укучыларда китап укуга кызыксыну уята , китап укуның нинди әһәмиятле булуын төшендерә.