Центральная библиотека

"Безнең тамырлар, Фольклор укыйбыз"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#укучыларөченмәдәният
#нашиистокичитаемфольклор
#Әтрәклеавылыкитапханәсе
Мәдәни мирас елы кысаларында, Әтрәкле авыл китапханәсендә "Безнең тамырлар, Фольклор укыйбыз" акциясенә кушылып, "Татар халык иҗаты" дигән уенлы,табышмаклы чара үткәрелде. Китапханәче халкыбызның энҗе бөртекләре булган җырлар, мәкальләр, әйтемнәр, әкиятләр, табышмаклар,уеннар-гомумән,фольклор темасы белән таныштырды.
Балалар бик тиз генә табышмакларга җаваплар бирделәр. "Сукыр тәкә", "Түбәтәй", "Йөзекне тап", "Качышлы" уеннарын яратып уйнадык.Чараның максаты: халкыбызның милли фольклорын,мәдәни мирасын балаларга җиткерү, аларда кызыксыну уяту.