Центральная библиотека

"Наркотиксыз тормыш"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Бикбауавылкитапханәсе
Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте - наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора.1 март - Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көненә карата Бикбау авыл китапханәсендә "Наркотиксыз тормыш" дигән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар,язмалар урын алды.
Күргәзмәнең төп максаты:укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату,аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү . Күргәзмәгә төрле китаплар,буклетлар куелды.Китап укучылар бик актив әңгәмәдә катнаштылар,анкета сорауларына җаваплар бирделәр.
Зөлфәт Хәкимнең "Наркокурьер"хикәясен укып,һәркем үз фикерен әйтте.