Центральная библиотека

"Туган телнең асыл байлыклары"

#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#ГодцифровизациивРеспубликеТатарстан
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Кадряковскаясельскаябиблиотека
21 февраль - Халыкара туган телләр көне .Шул уңайдан Кадрәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән Җәмәк "Салават күпере" балалар бакчасында "Туган телнең асыл байлыклары" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе уздырды. Балаларны татар халык йоласы"Орчык өмәсе" белән таныштырдык. Табышмакларга җавап бирделәр, татар халык уеннары "Түбәтәй", "Утраулар" уеннарын уйнадык, "Ялкау малай" әкиятен укыдык. Күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштылар. Максаты: Татар халык фольклоры белән таныштыру. Әби- бабайлардан калган йолаларны балаларга өйрәтү. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.